РЕСПУБЛИКАНСКИЙ ЦЕНТР МОНИТОРИНГА КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАНИЯ
Регистрация Авторизация

29.08.2017
Республика көне белән тәбрик итәм!
29.08.2017
Photo

Хөрмәтле коллегалар! 

Чын күңелдән барыгызны да Республика көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм – күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге, тынычлыгы, татулыгы символы. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, “Бердәмлектә - көч”. Бердәм булу – безнең яраткан республикабызның үсеше, чәчәк ату өчен төп нигез ул. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп, яшәгәндә генә, без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз, яңа үрләрне яулап, республикабызынң якты киләчәгенә атлыйбыз. Республика үсешен мәгариф үсешеннән башка күз алдына китереп булмый. Яңа буын үз юлын күрә, аңлый, тормышта ныклы басып торучы булганда гына, республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда дип әйтергә була. Мәгарифне үстерү – республика алдында торган иң зур максатларның берсе. Әлеге максатка бары тик республика җитәкчелеге, мәгариф хезмәткәрләре, педагоглар кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә ирешергә була.

Мәгарифне үстерү өлкәсендә узган елларда бик күп проектлар тормышка ашырылды. Белем бирү сыйфатын бәяләү, мониторинглау – әлеге үсешнең бер этәргече булып тора. Безнең максат – әлеге сыйфатны объектив бәяләү инструментларын булдыру, алынган нәтиҗәләр, күрсәткечләр белән даими эш алып бару. Дәүләт йомгаклау аттестациясен сыйфатлы үткәрү әлеге юнәлештә шулай ук зур роль уйный. Үзәгебез коллективы исеменнән күп еллар буе безнең белән кулга кул тотынышып эшләп килгән мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә, муниципаль координаторларга, экспертларга, педагогларга чын күңелебездән чыккан рәхмәт сүзләрен белдереп, алга таба да продуктив эш алып баруны теләп калам.

Барыбызга да күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә уңышлар, бәхетләр теләп калам.  

А.Р. Мухаметов, 

“Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге”  җитәкчесе


© 2005-2019 ГБУ “РЦМКО” МО и Н РТ